11-19 сентябрьдә Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә «Федерация» IV Бөтенроссия милли театрлар фестивале узачак.
Экспертлар советы эше нәтиҗәләре буенча «Нур» Уфа дәүләт татар театрының «Фатыйма» спектакле «Федерация» фестивале афишасына кертелде. «Фатыйма»ны 18 сентябрьдә күрсәтү планлаштырыла, дип хәбәр иткән «Башинформ»га театрның матбугат сәркатибе Гөлшат Сафина.
Россия Президенты указы белән 2022 ел Россиянең мәдәни мирас елы дип игълан ителгәч, илнең барлык халыкларының театр сәнгатен ачыклау һәм популярлаштыруга ярдәм итүче фестивальнең әһәмияте тагын да арта. Афишада милли телдә эшләүче Россия театрларының иң яхшы спектакльләре тәкъдим ителгән.
Исегезгә төшерәбез, Зифа Кадыйрованың «Көтеп узган гомер» повесте буенча куелган «Фатыйма» драмасының премьерасы 2021 елның 26 мартында булды. Тамаша «Нур» репертуарындагы иң яраткан спектакльләрнең берсенә әверелде. Гөлнур Усманова сәхнәләштергән әсәрне театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин куйды, диелә хәбәрдә.