Мәскәү мэры Сергей Собянин «Москвич» бренды астында автомобильләр җитештерүне яңартырга сүз бирде. Мэрия Камаз белән партнерлыкта чыгыш ясаячак, диде башкала башлыгы.
«Чит ил милекчесе Мәскәүнең «Рено» заводын ябарга карар кылды. Бу аның хокукы, әмма без меңләгән хезмәт коллективының эшсез калуына юл куя алмыйбыз», - дип язды Собянин.
Мәскәү мэры сүзләренчә, КАМАЗ заводта «Москвич» производствосын җайга салачак. Башта двигательле, ә киләчәктә - электромобильләр җитештерү планлаштырыла.
«Моннан тыш, «КАМАЗ» һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә Россиядә автокомпонентлар җитештерүне локальләштерү өстендә эшлибез», - дип өстәде Собянин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Мәскәү хакимияте Renault төркеменең барлык Россия активларын алды.