Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә исламны торгызуга дәүләт игътибар бирүе турында әйтте

Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә исламны торгызуга дәүләт игътибар бирүнең әһәмияте турында әйтте. "Россия өчен ят традицияләрне кабул итмәс өчен, дәүләт, мөселман инфраструктурасын Россия үзе торгызырга тиешлеген аңлады", - диде ул ТР Иҗтимагый палатасында түгәрәк өстәл утырышында. 

"Россиядә ислам тарихының тамырлары тирән. Ислам Россиянең төрле төбәкләрендә XII-XIV гасырларда киң тарала. Гомумән, бу процесс VIII гасырда башлана. Мөселманнар Дербентны яулагач, исламга капка ачыла. Дербентта гына түгел, башка юнәлешләрдә дә ислам таралыш алган. Идел буе Болгарында ислам дәүләт дине була. Россия территориясендә беренче мөселман дәүләте барлыкка килә", - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Ислам тарихын өйрәнгән галим дин яңарышы тарихын берничә этапка бүлеп карады. "1980 еллар азагы-1990 еллар башы – исламның легальләшү этабы. Ислам тарихына багышланган чараларда дәүләт катнаша. Документларда традицион дин төшенчәсе барлыкка килә", - диде. 

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, чираттагы этап – структуралаштыру. Беренче чиратта, ул мәчетләр төзелеше белән бәйле. "Бик күп мөселман уку йортлары ачылды. Дин дәүләттән аерылган иде: ничек яшисегез килсә, шулай яшәгез, дип әйтелде. Күп кенә дини структураларда дәүләттән генә түгел, Диния нәзарәте тарафыннан да контроль булмады. Бу Үзәк Россиядә дә исламның радикальләшүенә йогынты ясады", - дип саный ректор. 

"Чираттагы этап – институциональләшү. Мәчетләр генә түгел, мөселман инфраструктурасы барлыкка килә, мөселман институтлары системасы ахыргача формалаша. Соңгы этап – дини тәгълимат традицияләрен эзләү. 90 нчы елларда мәчетләр төзелеше, ислам турында сүз барды, дәүләт сәясәтне дөрес итеп төзи башлаганы күренде, Россия ислам университеты барлыкка килде", - дип искәртте Рәфыйк Мөхәммәтшин.

«Россия мөселман өммәте шактый өлгергән. Мөселманнарны берләштерү өчен бүген катгый вертикаль түгел, ә йомшак, сыгылмалы берләшү моделе кирәк. Исламда катгый вертикальләр язылмаган. Ислам рәсми кабул ителүнең 1100 еллыгына Болгардагы чаралар мөселманнарның төрле дәрәҗәләрдә берләшүенә китерер дип уйлыйм", - дип белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus