Чаллыда 9 майда барлык шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары өчен бер тәүлек эчендә җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак. Бу хакта автошәһәр мэриясенең Telegram-каналында хәбәр ителә.
Администрациядә мондый йөкләмәне мэр Наил Мәһдиев биргәнлеген хәбәр иттеләр.
Бүген Чаллыда пассажирларга 300 автобус (14 маршрут), шулай ук 70 трамвай (11 маршрут) хезмәт күрсәтә.
Бакчачылык ширкәтләренә дә бару бушлай булачак.