Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетенә йөрүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлне төзекләндерде. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини идарәсе шул турыда хәбәр итә.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Ватан өчен сугышларда һәлак булган Орджоникидзе районы каһарманнарына» һәйкәлен төзекләндерү күркәм традициягә әйләнгән.
Ел саен, Җиңү бәйрәме алдыннан, мәчет активистлары якындагы территориядә өмәләр үткәрә, ә һава торышы мөмкинлек биргәндә бөтен композицияләрне буяп куя, диелә хәбәрдә.