Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Автошәһәрнең башкарма комитеты хезмәткәрләре бүген юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган Данис Садыйковның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
«Тәҗрибәле һәм җаваплы кеше, үз эшенең остасы, офицер вафат булды. Данис Илһам улының бөтен тормыш юлы - Ватанга хезмәт итүнең лаеклы үрнәге. Хезмәт иткән елларда ул безнең шәһәр һәм республика иминлеген саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул гаҗәп тәртипле һәм намуслы кеше иде. Профессиональлек, принципиальлек, хезмәт сөючәнлеге белән ул хезмәттәшләре арасында чиксез хөрмәт казанды», – диелә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.
Данис Садыйков белән хушлашу вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк.
«Татар-информ» Татарстанда М7 трассасында юл-транспорт һәлакәтендә Чаллы полициясе башлыгы урынбасары Данис Садыйковның һәлак булуы турында хәбәр итте. Авариянең сәбәпләре ачыклана.