Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәдәният министры урынбасары: Тукай премиясенең кадере акчасында түгел

Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов фикеренчә, Тукай премиясенең кадере акчасында түгел. «Бернинди акчасы булмыйча, исеме генә калса да аның өчен шушындый ук көрәш булыр иде», - диде ул 26 апрельдә үткәреләсе чараларга багышланган традицион матбугат конференциясендә премиянең суммасына бәйле сорауга җавап итеп.

Билгеле булганча, ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен арттыру тәкъдиме белән республика Президентына хат язган. Ул бу хакта Чаллыда «Мәйдан» журналы уздыра торган Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасында әйткән булган. «Татар-информ» хәбәрчесе бу мәсьәләгә ачыклык кертелүен сорады.

«Андый тәкъдимнәр булды. Без аны карарбыз, әлбәттә. Республика җитәкчелеге дә үз сүзен әйтер. Мин бу мәсьәләне мөһим дип әйтмәс идем. Аның суммасын да, санын арттыру да бүгенге көннең мөһим бурычы түгел», - диде Ленар Хәкимҗанов.

«Тукай премиясенең дәрәҗәсен сакларга кирәк. Ул иҗат өчен бирелә торган премия. Тукай премиясенә лаек кешеләр, әлбәттә, бар. Ләкин аның санын арттырып бөтен кеше дә Тукай премиясенә ия булсын әле дигән карашта түгел мин», - дип теманы дәвам итте ТР Берлеге урынбасары Илсөяр Иксанова.

Ул әдәбиятның сыйфатын арттырып, аны иң лаеклыларга гына бирергә кирәк дигән карашта торуын ассызыклады.

«Премиянең күләмен арттыру безнең кулда түгел. Язучы һәм язучыларны яклаучы буларак, әлбәттә, күләме арткан очракта күңелле булыр иде. Ләкин Ленар Сәетҗан улы әйткәнчә, эш күләмдә генә түгел, ә дәрәҗәле исемендә», дип өстәде ул.

  • Хәзерге вакытта Тукай премиясенең күләме 500 000 сум. Нигезләмә буенча премия өч кешегә яки төркемгә бирелә.
  • Соңгы тапкыр Тукай премиясенең күләме 2014 елда арткан иде. Аңарчы ул 300 мең сумны тәшкил итте.
  • Быел премиягә 19 кандидат дәгъва итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus