Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада следж- хоккей буенча беренче дәрес узды

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Түбән Камада следж-хоккей буенча беренче дәрес узды. Үз-үзләрен яңа шөгыльдә сынап карарга хәрәкәт функцияләре бозылган малайлар һәм кызлар килде.

Очрашуны Татарстан адаптив спортны үстерү үзәге белгечләре, Казанның беренче следж-хоккей командасына нигез салучы Ангелина һәм Тимур Садриевлар оештырды. Алар инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларны спортка җәлеп итәргә тели. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.

Республика буенча Казанда — ике һәм Әлмәттә бер следж-хоккей командалары бар. Проектны үстерүдә РФ адаптив хоккей федерациясе ярдәмче булып тора. Хәзер Түбән Кама командасы да оешачак.

Оештыручылар тренерлар составына зур игътибар бирә. Беренче чиратта, монда һөнәри күнекмәләр түгел, ә кешелеклелек сыйфатлары, инвалид балалар белән эшләүгә омтылыш мөһим. Тимур һәм Ангелина балаларны махсус киемнәр белән тәэмин итәчәк, әмма уйнар өчен боз кирәк.

Алда әле эшләр күп, әмма иң мөһиме теләк булуын билгеләп үтә оештыручылар. Бу эшне тулысынча сентябрьдән башлап җибәрергә планлаштыралар. Гадәттәгечә, команданы җирле хоккей командасы исеме белән «Нефтехимик-следж» дип атарга телиләр.

Чаналы хоккей — физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң уңайлы спорт төре. Бу — классик хоккейның Паралимпия версиясе. Бозда уенчылар тимераяк урынына махсус чана һәм ике кәшәкә куллана. Дәресләр физик күнекмәләр булдыру ягыннан да, аралашу ягыннан да максатка ярашлы.

Уен барган арада, балалар реабилитологы Ирина Беркутова ата-аналар белән лекция дә үткәрде. Ул терәк-хәрәкәт системасы бозылган балалар өчен бу төр хоккейның файдасы турында сөйләде һәм балаларга мөстәкыйльлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын искәртте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus