Татарстанда 6 градус җылы булачак
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Надежда Захарова). Сишәмбе Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, һава температурасы -4..-9 градус, -14 градус фаразлана. Көндез -1..-6 градус җылы көтелә.
Шулай ук синоптиклар уртача тизлектә җил һәм бозлавык турында кисәтә.