Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чирмешән районындагы оешмаларга хисапчылар кирәк

(Чирмешән, 13 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Илсөяр Гайнетдинова). Бүгенге көнгә Чирмешән районының мәшгульлек үзәгендә 54 кеше эшсез буларак теркәлгән. Эш бирүчеләр 65 хезмәткәргә ихтыяҗ барлыгын белдергән. Хисапчылар, тракторчылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә төрле эшчеләр күбрәк таләп ителә.

2021 елның беренче мартына мәшгульлек үзәгенә 86 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Узган ел дәвамында бу сан 239 кеше тәшкил иткән, шуларның 139сы эш белән тәэмин ителгән.

Үткән елда районда яшәүчеләр үзәк аша маникюр ясаучы, котельный операторы һөнәрләрен үзләштергәннәр. Быел 10 кешене каравылчыга укытканнар.

«Шушы укучыларның ким дигәндә 85 проценты яңа һөнәрләре буенча эшкә урнашырга тиеш. Без моны күзәтеп торабыз. Шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм бала карау буенча ялда булган әниләрне (балаларына 2дән 3 яшькә кадәр булырга тиеш) яңа һөнәргә укытабыз», — диде район мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова.

Түләү мәсьәләсенә килгәндә, билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар өчен 2022 елда эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1500 сум тәшкил итә, эшсезлек буенча пособие түләүнең беренче өч аенда максималь күләме — 12792 сум, аннан соң киләсе өч айда — 5000 сум.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus