Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Уфаның икенче Татар якшәмбе мәктәбендә «Без — Тукайлы халык» бәйрәме булды

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Уфаның 41нче мәктәбе каршындагы икенче Татар якшәмбе мәктәбендә Туган телләр көненә багышланган «Без — Тукайлы халык» бәйрәме булды. Сыйныфтан тыш чарада балалар татар теленә багышланган шигырьләр укыды, җырлар җырлады, ана теленең тормышта ни өчен кирәклеге турында фикер алышты. Анда җырчы һәм композитор, тальянчы, мәктәпнең музыка педагогы Айдар Юнысов да катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәктәпнең директор вазифасын башкаручы Дилбәр Байгуҗина һәм татар теле укытучысы Гөлназ Абдуллина җитәкчелегендә балалар, ике командага бүленеп, мәкальләрнең дәвамын уйлап тапты, фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсен аңлатты, русча сүзләрне татарчага тәрҗемә итте. Һәр дөрес җавап өчен бер балл бирелде. Ахырда һәр команданың җыелган баллары бертигез — унбишәр булып чыкты. Шулай итеп, монда да дуслык җиңде, диелә хәбәрдә. Бәйрәм ахырында мәктәпнең фольклор һәм журналистика педагогы, «Тулпар» журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов балаларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә әзерләнгән истәлекле бүләк — «Без — Тукайлы халык!» дип исемләнгән флешкаларны таратты. Анда бөек әдибебезнең төрле ил һәм республика артистлары укыган шигырьләр, җырлар, спектакльдән өзекләр туплаган, дип хәбәр итте Конгрессның матбугат хезмәте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus