Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Территорияне агломерация дип атап була, тик акчасыз берни эшләп булмый

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның зур шәһәрләре агломерацияләре республика икътисадының үсеш ноктасы булып тора. Ләкин аларны үстерер өчен хокукый база кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шундый фикер белдерде.

«Әле 2030 елга Стратегияне эшләгәндә үк без, икътисадны үстерүнең төп үсеш нокталары буларак, агломерацияләрнең үсешен күздә тоттык. Агломерацион үсеш турында бүген еш ишетелә, Федераль Хөкүмәт тә әлеге теманы күтәрә. Ләкин регионнарда сораулар күп, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының комиссиясе кысаларында, мин анда төзелеш һәм шәһәр мохите өчен җавап бирәм, без бу сорауларны шулай ук күтәрәбез.

Беренче чиратта бу — агломерацияләрне үстерүнең хокукый базасы һәм финанс ягыннан тәэмин ителеше. Территорияне агломерация дип атап була, ләкин анда инфраструктура эшләмәсәң, акча тыкмасаң, бернәрсә дә килеп чыкмаячак», — дип игътибарны юнәлтте Миңнеханов.

Татарстан Президенты бүген агломерацияләрне үстерү проблемасын хәл итү өчен инфраструктура кредитлары ярдәм итүен әйтте.

«Безнең беренче ике заявка — Лаеш һәм Яшел Үзән тармагы, без әлеге территорияләрне үстерә башладык. Киләсе этап — Кама агломерациясе, Тукай районы», — диде республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты, яңа территорияләрне үстерергә мөмкинлек бирүче карарлар кабул иткән өчен, Россия Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.

«Хәзер инфраструктура чикләүләрен алу, бердәм транспорт кадастрын булдыру өчен күп карарлар кабул ителә, шәһәрдән чыгу трассалары, М-12 трассасы буенча зур ярдәм күрсәтелә», — дип барлап чыкты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика агломерацияләрен үстерү өчен яңа транспорт магистральләре кирәклеген аңлатты. Аерым алганда Кама кластерында — Кама елгасы аша күпердән чыгып, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу. Өченче агломерацияне Татарстанның нефть регионында үстерү Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлы төзелеше белән бәйле, ул алга таба Баулыга сузылачак.

«Әлеге өч агломерацияләрнең барысы буенча да безнең җитди эш эшләнә», — дип әйтте республика җитәкчесе.

Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында бүген «Татарстан Республикасы агломерацияләренең социаль-икътисади үсеше проблемалары һәм перспективалары» дип аталган стратегик сессия узды. Аның эшендә Россия Федерациясенең Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus