Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Электрон сертификат ивалидларга тернәкләнү чарасын сайлау мөмкинлеге бирәчәк

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Социаль иминиятләштерү фондының электрон сертификат дип аталган яңа сервисы ивалидларга тернәкләнү чарасын сайлау мөмкинлеге бирәчәк. Моңарчы инвалидлар коляска, протез, подгузниклар һәм башка тернәкләнү чаралары белән дәүләт тарафыннан тәэмин ителүне күпмедер вакыт көтәләр иде. Көтеп тә, аларның сыйфатыннан зарланучылар булмады түгел. «Электрон сертификатны кертү инвалидлыгы булган гражданнарга тернәкләнү өчен техник чараларны һәм протез-ортопедик эшләнмәләрне мөстәкыйль сайлау һәм сатып алу мөмкинлеге бирә», — диде Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фондының җитәкчесе вазифасын башкаручы Фердинат Закиров ведомствоның коллегия утырышында. Электрон сертификат банк картасына охшаган түләү чарасы. Социаль иминиятләштерү фонды аның иясенә тиешле акчаны күчереп куя да, кеше тернәкләнү өчен кирәкле әйберләрне билгеләнгән оешмалардан үзе сайлап ала. «Электрон сертификат ярдәмендә тернәкләнүнең индивидуаль программасында язылган җиһазларны гына алырга мөмкин. Аларны Социаль иминиятләштерү фонды төзегән каталогтан сайлап була. Каталогта тернәкләнү өчен техник чаралар исемлеге, аларның рәсемнәре, сатып алу урыннары күрсәтелгән», — диде Фердинат Закиров. Фердинат Закиров сүзләренчә, әлеге проектка «Центринвест», «Альфабанк», «Русский стандарт» банклары кушылган. Февральнең икенче яртысында «Сбербанк» та кушылырга җыена. Бүгенге көндә техник чараларны «Озон» интернет-кибетеннән сайларга мөмкин. Аның каталогында инвалидларга кирәкле мең төрле җайланма барлыгы әйтелде. «Бүгенге көндә безнең бүлекчәгә электрон сертификат алу өчен утыз татарстанлы мөрәҗәгать итте. Әлегә алар товар алырга өлгермәде. Сертификат белән бер ел эчендә кулланырга мөмкин», — диде Фердинат Закиров.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus