Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Депутатлар Татьяна Ларионова һәм Рифнур Сөләйманов ветераннарга бүләкләр таратты

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм «Татаэнергосбыт» АҖ генераль директоры Рифнур Сөләйманов ветераннар йортында яшәүчеләргә бүләкләр тарату акциясендә катнашты һәм ике ветеран фатирында кунакта булды. «Казанда гына түгел, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә, Спас районнарында да булдым. Рифнур Хәйдәрович белән киңәшләштек тә, өлкән буынны — ветераннарыбызны игътибарсыз калдырырга ярамый дигән карарга килдек. Гаиләсе белән яшәмәүчеләр дә бар, ә аларның сәбәпләре төрле: кемдер ялгыз калган, кемнеңдер якыннары белән тору мөмкинлеге юк», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татьяна Ларионова. Аның фикеренчә, яңа ел чаралары — халкыбыз өчен яхшы эшләр кылуның бер форсаты. «Быел мин орфан авырулары булган балаларга ярдәм итүдә теләктәшлек белдердем, күп балалы гаиләләргә, ветераннарга барып, аларга ярдәм итү дә гадәткә әйләнде», — ди ул. Ул ветераннар йортының Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре өчен төзелгәнен искәртте. «Ветераннар буыны китеп бара, шуңа күрә бу акциягә кушылдык. Мөмкинлек булганда ветераннарга рәхмәт әйтеп, исәнлек һәм озын гомер теләп, аларны бәйрәм белән котлап калырга кирәк», — ди Дәүләт Думасы депутаты. Рифнур Сөләйманов фикеренчә, мондый акцияләр өлкән буын белән күбрәк аралашу мөмкинлеген бирә. «Өлкәннәр кунакларны бәйрәмчә киенеп көтеп торды, безгә сорауларын бирделәр, бүләкләргә чын күңелдән сөенделәр. Аларга ничек тә ярдәм итә алсак та шат булам. «Мин, Татарстан депутаты буларак, Бөгелмәгә ай саен барам, әби-бабайлар килгән саен көтеп тора, чөнки төрле проблема белән мөрәҗәгать итәләр: кемгә ремонт, кемгә матди ярдәм кирәк һ.б. Канәгать калалар. Мөмкинлек булганча ярдәм кулы сузарга тырышабыз», — диде «Татаэнергосбыт» АҖ генераль директоры. Депутатлар өлкәннәрне котлап, бүләкләр таратты һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары — Кауй Хәсәнова һәм Анфиса Ефимова фатирларында кунакта булды, алар белән аралашты. Татьяна Ларионова белән Рифнур Сөләйманов ветераннарның яшәү шартларын яхшыртырга вәгъдә итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus