Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 170 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 ел ахырына кече һәм урта бизнес, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр саны 780 меңнән артып киткән. Шул ук вакытта үзмәшгульләр саны якынча 170 меңгә җиткән. Һөнәри керемгә салым түләүчеләр саны арту белән бергә аларның тулаем суммар кереме дә арта бара — махсус салым режимы гамәлдә булган вакытта Татарстанның үзмәшгульләре 40,6 млрд сум акча эшләгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте. Республикада үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен ташламалы программалар эшләнде. Мәсәлән, алар махсус микрозаймнан файдалана ала: үзмәшгульләр елына 6% белән 3 айдан 24 айга кадәр үз эшләрен үстерү өчен теләсә нинди чыгымнарга 500 мең сумга кадәр ярдәмнән файдалана ала. Шул ук вакытта ТР Гарантия фонды микрозайм суммасыннан 50%ка кадәр күләмдә поручительлек бирә. 2021 елда мондый ярдәмнән 85 үзмәшгуль файдаланган, аларның гомуми суммасы 13 млн сумнан артык. Моннан тыш, узган ел республика бюджетыннан субсидияләү программасы эшли башлады, ул үз эшеңне башлап җибәрергә ярдәм итә. Әлеге программа буенча 305 кеше эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен 50 млн сумлык түләүсез субсидияләр алган. «Минем бизнес» үзәгендә һәм «Тикшерелгән бизнес» порталы белгечләре аша кирәкле мәгълүматны белергә һәм белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин. Быел үзмәшгульләр өчен ташламалы финанс инструментларына керү мөмкинлеге сакланачак. Моннан тыш, алар өчен укыту программаларын арттыру һәм продукцияне маркетплейсларга чыгаруда ярдәм итү планлаштырыла. Үзмәшгульләргә ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча мөмкин булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus