Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан хакимияте Җәмигъ мәчете төзелеше урынын билгеләде

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан хакимияте якынча Казанның яңа Җәмигъ мәчете төзелеше урынын билгеләде — аны Казан Кремленең каршы ягында Казансу елгасы ярында төзергә телиләр. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә XIII Гайдар форумы кулуарларында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«[Мәчет төзелеше өчен урын] якынча билгеле. Без җир участогын формалаштырабыз. Казансуның каршы як ярында, географик яктан, анда метро, күренеш әйбәт. Әмма безгә килешү процедурасын узарга кирәк», — диде Татарстан Президенты.

Казан Җәмигъ мәчетенә беренче таш салу Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның расланган планына кертелде. Узган ел тиешле федераль оештыру комитетын җитәкләүче РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин шундый тәкъдим кертте.

Элегрәк республика җитәкчелеге Казанның Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс үткәрергә җыенган иде. Бина 10 меңгә якын дин тотучыны сыйдырыр дип планлаштырыла.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында, 2021 елның язында мәчет төзелеше өчен оптималь урын турында җәмәгатьчелек фикер алышуы башланды, дип искәртте.

«Мәчет бер генә очракта да ызгыш предметы булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта теләсә нинди вариант бар кешене дә 100 процентка канәгатьләндермәячәген аңларга кирәк», — дип белдергән иде ТР Диния нәзарәте рәисе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus