(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Казанлыларны гаилә үзәге янындагы Үзәк чыршы һәм «Черек күл» паркында Яңа елны каршы алырга чакыралар. Концерт программасы иртәнге сәгать 3кә кадәр дәвам итәчәк. Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары ачык һавада Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел котлавын карый, бии һәм якыннары, дуслары белән бәйрәм могҗизасын бүлешә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәһәрнең Үзәк чыршысы янындагы сәхнәдә «Хитобои» һәм «Веселые Волгари» чыгыш ясый. Алар Яңа ел җырларын һәм популяр көйләрне башкарачак. «Черек күл»дә төнге сәгать икегә кадәр тимераякларны прокатка алып була. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 31 декабрьдә республика башкаласында җәмәгать транспорты төн уртасына кадәр эшли.