(Актаныш, 29 декабрь,"Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Татарстанның халык артисты, күренекле көрәшче Вил Усманов әтисе Нургали абый истәлегенә ел саен көрәш бәйгесе оештыра. Җырчының туган ягы - Баулы шәһәрендә «Нургали батыр» бил алышында Актаныш районы көрәшчеләре дә катнашты. Адель Нургатин һәм Муса Әнвәров I урынга лаек булды, II урында - Радмир Хаҗиев, III урында - Гадел Әнвәров.