(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия икътисады дөньядагы башка илләргә караганда пандемиягә яхшырак әзерләнүен һәм үзенең тотрыклы булуын күрсәтте. Журналистлар катнашындагы еллык матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.
«Безнең икътисад дөньяның күп кенә зур үсеш алган икътисадларына караганда пандемия китергән кыенлыкларга яхшырак әзерләнүен күрсәтте. Бездә җитештерүнең кимүе 3 процент тәшкил итте, бу дөньяның күп кенә илләренә караганда азрак. Һәм башка илләргә караганда без тизрәк аякка бастык», — дип искәртте Россия лидеры.
Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елда Россия икътисадының фаразланган үсеше 4,5 процент тәшкил итәчәк.
«Сәнәгый җитештерүдә үсеш темплары — 5, эшкәртү сәнәгатендә 5,2 процент тәшкил итә. Һава шартлары аркасында бөртекле культуралар уңышы бераз кимрәк булды, әмма бу да бик яхшы нәтиҗә, ул үзебезне дә тәэмин итәргә, экспорт потенциалын да саклап калырга ярдәм итәчәк. Ноябрь аенда төп капиталга инвестицияләр 7,6 процентка артты», — дип сүзен төгәлләде Владимир Путин.