(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде.
Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖдә берничә очрашу уздырачак. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Видеоэлемтә буенча Татарстан Президенты Татарстан территориясендә урнашкан 10 яңа АГНКСны файдалануга тапшыру тантанасында катнашачак, диелә хәбәрдә.