(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Усть-Уза авылыннан Бикташевлар гаиләсе 80 ел үткәч күп еллар дәвамында хәбәрсез югалган дип саналган әтиләре, бабайлары һәм карт бабайлары Бикташев Ибраһим Хәсән улының язмышы хакында белде. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2021 елның 30 августында Кызыл армия солдатының «Подвиг» эзтабарлар отряды (Пенза) ярдәмендә табылган сөякләрен җир куенына иңдерделәр. Бүген Ибраһим Бикташевның шәхси әйберләре (алар арасында медальон, каска, котелок, кружка бар) туганнарының карары буенча Усть-Уза авылының Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәп музеена тапшырылды. Тантанада Пенза өлкәсе губернаторы киңәшчесе, «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров, аның урынбасары һәм Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты президиумы әгъзасы Рәшит Алюшев катнашты.