(Әлмәт, 19 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт шәһәренең 25нче урта мәктәп бассейнында Кыш Бабай призына йөзү буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар узды. Балалар 100 метр дистанциягә комплекслы йөзү буенча ярыштылар.
Беренчелек өчен көрәштә алар үзләренең бик яхшы әзерлекләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтте.
15 комплект медаль уйнатылды, ә барлык балаларны яхшы нәтиҗәләр һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән аларның тренерлары котлады һәм Кыш Бабайдан бүләкләр тапшырды.
Ярышларда тренерлар Светлана Вәлиәхмәтова, Надежда Ожегина һәм Ксения Смирнова һәм аларның шәкертләре катнашты.
Оештыручылар «Промгидравлика» фәнни-җитештерү үзәге директоры Ришат Ганиевка рәхмәт белдерә.