(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Әлмәтнең Биләр урамындагы 145нче йорт каршында иртәнге уннар тирәсендә юл һәлакәте булган. Юлны ике кроссовер – Ford һәм Nissan бүлешмәгән, дип хәбәр итте фаҗига шаһитләре «Татар-информ»га. Һәлакәт урыныннан җибәрелгән фотолардан күренгәнчә, ике автомобиль дә җитди җәрәхәтләр алган. Япон машинасының алгы өлеше җимерелгән, куркынычсызлык мендәрләре ачылган. Авариянең икенче катнашучысы - Fordның ике ишеге яньчелгән, көпчәкләре җәрәхәтләнгән.
«Fordның алгы тәрәзәсендә йөртүченең инвалид булуы турында хәбәр итә торган билге бар. Фордның йөртүчесен һәм икенче машина пассажирын ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып китте», – дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.