(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан утлары» редакциясе 2022 елда татар телендәге әдәби әсәрләргә «Мәйдан — батырлар өчен» дигән конкурс игълан итә. Бәйге Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе белән берлектә уздырыла.
«Проектыбызны бисмилла итеп башлап җибәрербез. Анда бик кызыклы шәхесләр бар. Алар татар милләтен, татар кешесенең абруен күтәрә торган шәхесләр. „Татар көрәшле халык ул“, дип авыз тутырып әйтерлегебез бар», — диде Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.
«Республиканың Көрәш федерациясе җитәкчесе булсам да, теманы мин уйлап тапмадым. Теманың авторы Рөстәм Галиуллин үзе», — дип өстәде ул.
Конкурс бер турда 2022 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләр 2022 елның 16 декабрендә игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.
Конкурска татар халкының күренекле уллары — Сабан туе мәйданнарында батыр калган, халыкара бәйгеләрдә татар данын еракларга тараткан чемпион көрәшчеләрнең шәхесенә, яңа буын өчен үрнәк булырдай катлаулы һәм кызыклы тормыш юлына, көрәш тарихында аерым урын тоткан вакыйгаларга, хөрмәтле остазлар-тренерларга, милли көрәш тарихына багышланган әсәрләр кабул ителә.