(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Уфа - Оренбург автоюлында яңгыр вакытында өч юл-транспорт һәлакәтендә 15 машина бәрелешкән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХИДИга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Иртән Уфа - Оренбург юлында "Ял кафесы" җәмәгать транспорты тукталышыннан "Металлобаза"га кадәр өч автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 15 транспорт чарасы механик зыян күргән», - диелә ведомство хәбәрендә. Хәзерге вакытта урында башкаланың ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Бу хәлнең шартлары ачыклана. «Әлеге участокта ике юнәлештә дә хәрәкәт итү кыенлашкан. Аварияләр яңгыр күп яву аркасында булган», - дип хәбәр итә төбәк буенча ЮХИДИ.