(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Кашкадарья татар-башкорт милли мәдәни үзәге Халыкара инвалидлар көненә һәм Үзбәкстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган кичә уздырды.
Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чарада катнашучылар мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алган.
Үзәк директоры Фирүзә Ихсанова Халыкара инвалидлар көнен оештыру тарихы, дәүләт һәм җәмгыятьнең инвалидларны реабилитацияләү һәм интеграцияләүгә юнәлдерелгән социаль сәясәте турында сөйли.
«Безнең үзәктә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр матди һәм башка ресурсларны пассив кулланучылар түгел. Алар чараларда актив катнашырга тырышалар, үзләрен җыр сәнгатендә сынап карыйлар, кроссвордлар төзиләр, шигырьләр язалар», — ди ул.
Аннары Конституция көне турында да искә төшерә. «Бүген без шулай ук Үзбәкстан Республикасы Конституциясе көнен дә күтәренке рух һәм бәйрәм кәефе белән билгеләп үтәбез. Безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз нәкъ менә безнең илнең Төп законында бәян ителгән», — ди.