(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда полиция хезмәткәрләре «Арт Сити» торак комплексы янында 13 яшьлек кызга билгесез кеше бәйләнү турындагы мәгълүматны оператив рәвештә тикшерде.
«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, укучыга 15 яшьлек яшүсмер бәйләнгән. Аның шәхесе ачыкланган.
«Алга таба карар кабул итү өчен барлык материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган», — диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, полиция Казанда билгесез кешенең 13 яшьлек кызга бәйләнүе турындагы мәгълүматны тикшерә.