(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев бер ел эчендә Казанның сәүдә үзәкләрендәге намаз уку бүлмәләреннән беркемнең дә зарланмавын әйтте.
«Бүген җиденче намаз уку бүлмәсе ачылды. Җиде — матур сан. Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә моның белән генә туктап калмауларын телим. Татарстан территориясе зур. Әйтергә кирәк, ел дәвамында мондый намаз уку бүлмәләренә кагылышлы бер шелтә дә булмады», — диде ул бүген Казандагы «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылышында .
Аның сүзләренчә, намаз уку бүлмәләрен тәртиптә саклау да — зур эш. «Бу да зур әйбер. Ачу — бер эш, карап тору, тәртип, чисталыкны саклау — икенче. Диния нәзарәтенә, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә, сәүдә үзәкләренең җитәкчелегенә зур рәхмәтемне әйтәм», — диде Фәрит Габделганиев.
Киләчәктә намаз уку бүлмәләрен республиканың барлык хастаханәләрендә һәм уку йортларында ачарга ниятлиләр .