(Әлмәт, 8 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 2 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Калининград шәһәрендә бокс буенча «Янтарные перчатки» XXV Халыкара турниры узды. Әлмәт данын өч боксчы Шәйхинуров Эмиль, Шәңгәрәев Илдар, Шимановский Даниил яклады, барысы да медальләр яулады.
Анда Россияне барлык федераль округлар тәкъдим итте: Санкт-Петербург, Балашиха, Кырым, Усинск, Тула, Хакасия, Төмән, Коми Республикасы, Гусеев, Ярославль, Чабаксар, Кабардино-Балкар Республикасы, Балтийск, Мәскәү, Калининград, Новороссийск, Чита, Казан.
Әлмәт егетләре «Девон-Юность» бокс клубында тренер Р.Низамиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.