(Актаныш, 8 декабрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). Актаныш сөт комбинаты сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрне игътибарсыз калдырмый. Комбинатта һәр квартал саен алдынгы эшчеләрнең хезмәтен бәяләү матур гадәткә керде. Оешма Инвалидлар ункөнлеге кысаларында да хәйрия гамәленнән читтә калмады оешма.
Комбинатта хезмәт куючы сәламәтлекләре какшаганнарга матди ярдәм итеп 3,5 килограмм эремчек тапшырылды.
Лаеклы ялдагы өлкәннәр дә онытылмады. Бар гомерләрен комбинат белән бәйләп, алны-ялны белми эшләгән апа-абыйлар комбинат җитәкчелеге итергән күчтәнәчләрне хөрмәт һәм кайгырту билгесе итеп кабул итте.