(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле генерал-майор Равил Әхмәтшин «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.
Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүләкне Россия Федерациясе Оборона белән идарә итү үзәге башлыгы урынбасары вице-адмирал Виктор Калганов тапшырды. Боерыкка Россия Оборона Министры Сергей Шойгу кул куйды.
Тантана Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Россия Геройларын хөрмәтләүгә багышланган чара кысаларында узды.
«Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеш өчен» медале 2019 елда гамәлгә куелды.