(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә алдагы ике-өч көндә кар күп явачагын әйтте. «Балкан ярымутравыннан циклон безгә дә кагылып китәчәк. Атна азагына кадәр кар явачак, 10 мм явым-төшем көтелә. Аннары кабат суытачак», — диде ул. Юрий Переведенцев декабрь ае дәвамында циклоннар сәбәпле бураннар да булачагын әйтте. «Көньяк циклоннар күп булса, кыш карлы булачак», — диде.