(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанның Гвардия урамында трамвай тәгәрмәче астында калып 11 яшьлек кыз үлде. Шул урында стихияле мемориал барлыкка килгән. Битараф булмаган кешеләр балалар уенчыклары алып килгән һәм аларны коймага беркетеп куйган.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кыз бала балалар поликлиникасына ашыккан һәм араны кыскарту өчен юл буенча йөгереп чыккан.
Агентлык хәбәр иткәнчә, Казанда кыз баланы трамвай таптатып үтергәннән соң җинаять эше кузгатылган . Һәлакәт вакыты видеога эләккән.