(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Яшел Үзән прокуратурасы тикшерү вакытында ачыклаганча, 14 яшьлек инвалид бала сирәк очрый торган чирдән интегә. Хастаханәдә малайга яшәү өчен әһәмиятле дару билгеләгәннәр, әмма агымдагы елның август аеннан ул аны бер тапкыр да алмаган. Күзәтчелек ведомствосы судка дәгъва белдергән. Анда ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан инвалид баланы кирәкле дару белән тәэмин итүне сорый. Прокуратура ярдәме белән малайга кирәкле даруны биргәннәр. Баланы дару белән тәэмин итүгә хокуклары ведомство контролендә кала, диде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.