(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә «Дуслык» җәмгыятенең Владивосток шәһәре хакимияте һәм РФ Президент грантлары ярдәмендә оештырылган Бөтендөнья татар һәм башкорт мәдәнияте этно-музее килүчеләрне кабул итте.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, «Дуслык» җәмгыяте рәисе Таһир Ибәшев башта кубыз һәм курайда уйнады. Аннары кунакларны татар һәм башкортлар көнкүрешенең тарихи җиһазлары белән таныштырды, экспонатлар барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Экскурсиядән соң кунаклар чәй өстәле артында милли ризыклар белән чәй эчте.
Татар һәм башкортларның традицион милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста Наталья Руденко, Нәфисә Попова, Фәнүзә Җәмилова һәм Наталья Пономаренко катнашты, диелә хәбәрдә.