(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, яңгыр һәм җепшек кар көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, уртача тизлектә җил фаразлана. Әмма төнлә ул көчәячәк һәм секундына 16-21 метрга кадәр исәчәк дип фаразлана. Кайбер юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин. Көн дәвамында һава температурасы -1..+3 градус була.