(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда гомуми мәйданы 2,2 млн квадрат метр булган торак йортлар файдалануга тапшырылган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 7,6 процентка артык, дип хәбәр итте Татарстанстат матбугат хезмәте.
Барлыгы 10,3 мең йорт, шул исәптән 26,1 мең фатир саналган йортлар һәм гомуми мәйданы 1,4 млн квадрат метр булган 10 мең шәхси торак йорт төзелгән.