(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда гражданнарны кабул итәчәкләр. Белгечләр коммуналь түләүләр, торак турындагы законнар, хезмәтләргә түләүләр өчен ташламалар һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау буенча республика халкына консультация бирәчәк.
Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, Татарстан халкы өчен ачык ишекләр көнен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге оештыра. Халыкның сорауларына ТР Дәүләт торак инспекциясенең лицензия контроле, торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле үзәге, шулай ук Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.
Чара 10:00 — 13:00 сәгатьләрдә Лобачевский урамы, 10в йортында була.