(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда Сидоровка бистәсендә бер бүлмәле фатирны бары тик 420 мең сумга гына сатып алырга мөмкин. Торак 1970 елда төзелгән тулай торакта урнашкан. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. Фатирны банкларның берсе электрон аукцион аша сата. Фатирның гомуми мәйданы - 17,8 квадрат метр, кухня - 5 метр. Килешүне рәсмиләштергәндә ипотека кредиты һәм ана капиталын кулланырга мөмкин, диелә хәбәрдә.