Мы в Telegram
Добавить новость

Свыше 20 млн раз воспользовались СБП для пополнения счета в приложении «Парковки России».

Германия обвинила Россию в кибератаках на оборонный сектор

Эксперт Данильцев: диверсификация валют выгодна Египту в эпоху нестабильности

Гостехнадзор Подмосковья усилил проверки аттракционов в праздничные дни



World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Самара өлкәсеннән Анна Князева: Татар халкы тарихы белән кызыксынмыйча мөмкин түгел

Самара өлкәсеннән Анна Князева: Татар халкы тарихы белән кызыксынмыйча мөмкин түгел

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Самараның « Бердәмлек » газетасында Эльмира Шәвәлиева татар-болгар тарихы, ислам дине, мәчетләре белән кызыксынучы Анна Князева белән таныштырды. Кызыксынучан кеше гомере буе үсәргә, камилләшергә тырыша. Тормыш бит ул имтихан кебек, кешене гел сынап тора — көчлеме ул, укымышлымы? Анна Федор кызы Князева шундый ихтыяр көче булган укымышлы кешеләрнең берсе ул. Тарихчы-педагог стажы 14 ел гына булуына карамастан, ул берничә китап, берничә буклет язып бастырган галим дә. Безнең газета укучысына Анна Федоровна менә нәрсәсе белән кызыклы — ул татар-болгар тарихы, ислам дине, мәчетләре белән кызыксына һәм язылган китап-буклетлары да шул турыда. Соңгы вакытта Анна ханымның башында татар хатыннарыныкы кебек иттереп бәйләгән яулык та күренә башлады. «Әллә ислам динен кабул иттегезме», — дигән соравыма Анна Федоровна: «Татар хатыннары гына түгел, бөтен хатын-кызлар да яулык бәйләп йөрергә тиеш», — дип, әйе дә димәде, юк дип тә кырт кисмәде. — Бөек Эйнштейн да һәрвакыт яңалыкка омтылырга, үз-үзеңне рухи яктан тулыландырып торырга, җәмгыять өчен файдалы кеше булырга өндәгән. Шул вакытта гына син ниндидер яңа әйбер уйлап чыгара, яисә китап яза аласың. Белем запаслары бай булган кеше башкалар өчен дә кызыклы әңгәмәдәш, мәгълүмат чыганагы була ала. Рухи байлыгы җәмгыятьне дә баета, кешелек дөньясын яңа җиңүләргә дә рухландыра, — дип ачып бирә тормыш позициясен тарихчы. Анна укытучылык эше белән генә канәгатьләнми, иҗади тормыш эчендә кайнап яши. Аның рухын тарихи эзләнүләр баета. Бигрәк тә Идел буенда яшәгән болгар цивилизациясе, татарлар тарихы, ислам дине белән кызыксына, эзләнә, тапкан яңалыкларын китапларга туплап бастырып чыгара. «Нигә татар мәдәнияте һәм тарихы соң?» дигән сорауга ул болай җавап бирә: — Сан буенча икенче урында торган татар халкы тарихы белән кызыксынмыйча мөмкин түгел, һәр кешенең тарихка үз карашы булырга тиеш. Минем иҗади тормышым татар тарихыннан башка бу хәтле бай була алмас иде. Үзара аралашып яшәүдән тормышның яңа кырларын күрәбез, хезмәттәшлек итә башлыйбыз. Әтием һәрвакыт: «Бер-береңә хөрмәтле булы — тату яшәүнең нигезе ул», — дип әйтергә ярата. Минем татар тарихын, мәдәниятен өйрәнүем, гасырлар катламын үзем аша үткәреп, башка милләт халыкларына күрсәтүем хөрмәт түгелмени? Нәшер ителгән китап-буклетларымның исемнәре үк татар халкының тарихын, тиңсез культурасын тасвирлый сыман: «Волжская Булгария. История становления татарского этноса» 1нче һәм 2нче басмалар, «Булгары на Волге: культурное наследие на века», «Дорога в историю Волжской Булгарии», «Волжская Булгария. История становления татарского этноса». Шулай ук «Самарская Соборная мечеть» дип аталган буклетым да татарлар өчен файдалы булыр дип уйлыйм: экскурсияләр, милли бәйрәмнәр, форумнар вакытында тарату өчен менә дигән материал тупланган анда. Менә шундый басмалар өстендә эшләгәндә, татар тарихчылары, галимнәре, хәтта гади халык белән аралашканда, хәзерге заман кешеләре ата-бабаларының тарихына нинди хөрмәт белән караганын күреп сокланасың. Позитив энергия аласың һәм тагын да эшләргә, казынырга, табарга һәм яңа ачышларыңны халык хозурына чыгарып шатландырырга ашкынасың. Анна Федоровнаның язмалары үзенчәлекле: ул матур әдәбият ысулларын — шигърият һәм проза алымнарын кулланып яза. Коры фактлар гына укучыны талчыктыра, канәгатьләндерә алмый, ә менә шигърияткә төренгән проза, берсен-берсе тулыландырып, укучыны мавыктыра ала. Ул критиканы да, «камиллеккә чикләр юк» дип, игътибар белән кабул итә. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый дип, җитди хата киткән булса, аны төзәтү өстендә эшләргә тотына. — Без туу вакытыбызны сайлап ала алмыйбыз, тик Ходай биргән вакытны ничек үткәрү үзебезнең ихтыярыбызда, һәр кеше җәмгыять, гаилә, уртак тарихыбыз өчен файдалы булырга тырышырга тиеш. Шул вакытта гына картлык елларың үкенечсез була ала. Яшәү — ул алга баручы велосипед кебек. Туктасаң — шундук егыласың. Егылсаң да, торырга, кагынып, тагын велосипедка атланырга була бит. Монда кем булуың да мөһим түгел — югары сфераларда әйләнүче сәясәтчеме, әллә гади гражданинмы — тик кеше, шәхес буларак танылырга тиешсең… Анна Князеваның соңгы басмасы «Мечети города Самары» дип атала. Ул рус һәм инглиз телендә язылган һәм шәһәр халкы, бигрәк тә экскурсиягә килүчеләр өчен файдалы басма булыр, дип көтелә. Быел көзен Самараның Тарихи мәчетенә 130 ел тулачак. Аның советлар чорындагы яшәеше катлаулы булуга карамастан, үзгәртеп кору елларында татар мәхәлләсенә кайтарылып, хөкүмәт һәм халык ярдәме белән кабат мәчет булып торгызылган бина Самара өчен генә түгел, бөтен дөнья туристлары өчен дә тарихи әһәмияте булган архитектура объекты булып санала. Шуларны исәпкә алып һәм Самара мәчетләре белән таныштыру йөзеннән, төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин ярдәме белән экскурсион белешмә язып бастырылган. Буклетта Самараның җиде мәчете турында мәгълүмат бар: өченче мәхәллә мәчете, Тарихи мәчет, Шәһәр мәчете, Җәмигъ мәчете, Хөсәен мәчете һәм «Болгар мирасы» мәчете. Бу китап туристлар өчен генә түгел, үз тарихын, динен оныта башлаган милләттәшләребез өчен дә файдалы булыр, дип өметләнәбез. Чөнки мәчетләр мәңгелеккә ишарә итә…

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Планетарий: условия для наблюдения Майских Акварид благоприятные, новолуние

Красноярскому речному порту – 90 лет

К Абрамсу уже принесли цветы...

У верхоянского уголовника изъяли незаконное оружие и патроны

Музыкальные новости

"Балтика" сыграет со "Спартаком" в финале Пути регионов Кубка России

Бурятия, Россия, Дети, Концерт: Театр кукол Ульгэр в Улан-Удэ представит "Вальс Победы" к празднику

Российская империя в фото 40

Лев Лещенко и финалист шоу “Голос” Сергей АРУТЮНОВ выпустили патриотичную песню “Родная Земля”

Новости России

Признаки хороших кулича и творожной пасхи назвала эксперт

В аэропорт Владивостока раньше прибывают рейсы из Якутии и Москвы

К Абрамсу уже принесли цветы...

Луна не помешает наблюдению звездопада эта-Аквариды в ночь на 6 мая

Экология в России и мире

С чем носить весной белые брюки: образы, которые вас омолодят

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга

В четверг начинается арктическое вторжение на Москву: в субботу уже -3С, а вечером пойдут дожди

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга

Спорт в России и мире

Увидит ли Париж Мирру из России? Андреева дает жару в Мадриде и включается в олимпийскую гонку

Соболенко и Швентек сыграют в финале турнира WTA в Мадриде

Потапова и Павлюченкова вышли в полуфинал турнира WTA в Мадриде в парном разряде

Павлюченкова и Потапова не смогли выйти в финал турнира WTA в Мадриде в парном разряде

Moscow.media

В преддверии Дня Победы в Великой Отечественной войне росгвардеец рассказал о поисковой деятельности

Дайджест новостей «Грузовичкоф» за апрель 

Европейские правозащитники подали очередную жалобу на ChatGPT

Компания BelkaCar нарастила выручку до 5,3 млрд по результатам 2023 года











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Директор лицея Белоусов: для успешной сдачи ЕГЭ ребенку важно выбрать стратегию

Новый инфоцыган: куда пропал и сколько зарабатывает Нагиев

К Абрамсу уже принесли цветы...

У верхоянского уголовника изъяли незаконное оружие и патроны