(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елга һәм пландагы 2023-2024 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Документ профильле комитетларда тикшерелгәч, парламентта төп финанс законы буенча фикер алышулар башланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бюджет турында закон проекты Дәүләт Советына алынды, аның буенча эшлибез. Бюджет кодексында күздә тотылган барлык процедуралар үтәлде. 2022 елга керемнәр, агымдагы елдагы белән чагыштырганда, 20 миллиард сумга күбрәк күләмдә каралган. Чыгымнар — 24 миллиард сумга күбрәк. Социаль өлкә, сәламәтлек саклау, мәдәният, әйләнә-тирә мохитне саклау кебек җиде иң мөһим өлкәне финанслауга чыгымнар арттырылган», — диде Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин. Бюджет проекты социаль юнәлешлелеген саклап кала. Комитет башлыгы сүзләренә караганда, хәзер проект җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарыла. Төрле оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр тәкъдимнәре дә исәпкә алыначак. 11 октябрьдә Дәүләт Советында парламент тыңлаулары үткәреләчәк. 6 октябрьдә муниципалитетлар белән киңәшмә уздырылачак. 15 октябрьгә кадәр республиканың төп финанс законы парламентның барлык профильле комитетларында каралачак, ә 15 октябрьдә Бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышында бюджет буенча җыелма бәяләмә чыгарылачак. Шуннан соң гына бюджет турында закон проекты өч укылышта карап тикшереләчәк. Бюджетны беренче укырылышта караганда, гомуми финанс күрсәткечләре (керемнәр һәм чыгымнар күләмнәре, дефицит күләме) расланыла. 2022 елга һәм пландагы 2023-2024 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советының рәсми сайтына урнаштырылачак.