(Актаныш, 1 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Ләйсән Газизова). Өлкәннәр көне уңаеннан «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Актанышта яшәүче өлкәннәргә бәйрәм рухы бүләк итте. Алар урамда очраган апаларга яшьләр белән эшләүче белгечләр бәйрәм белән котлап, чәчәкләр тапшырды. Олы яшьтәгеләр гөлләмәләрне сөенеч хисләре белән кабул итеп алды, изге теләкләргә рәхмәт белдерде.