(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика халкының дүрттән бере өлкән кешеләр икәнен әйтте. «Соңгы алты ел эчендә республикада өлкәннәр саны җиде процентка артты. Бүгенге көндә Татарстан халкының дүрттән бере — өлкән кешеләр. Алар арасында күпчелекне 65 яшьтән узганнар тәшкил итә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең 28 проценты авыл җирендә яши», — диде Эльмира Зарипова Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр җиткергән мәгълүматлар буенча, республикада бүгенге көндә 3 миллион 894 мең кеше яши. Татарстанда 962,1 мең (халыкның 24,7 проценты) пенсионер, 769,2 мең бала (халыкның 19,8 проценты) һәм 2 миллион 162 мең (халыкның 55,5 проценты) хезмәткә сәләтле яшьтәге кеше бар. Димәк, республикада балалар саны пенсионерларга караганда 193 меңгә кимрәк.