(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Ашхабадта Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгы уңаеннан оештырылган парадның мактаулы кунаклары булды.
Парадны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов кабул итте. Анда читтән торып хәрби-диңгез көчләре корабльләре дә катнашты, бәйрәм парады зур мониторда трансляцияләнде, дип яза «Туркменистан сегодня» басмасы.
Парадтан тыш, театральләштерелгән тамаша һәм ат ярышлары узды. Гурбангулы Бердымөхәммәдов та атта йөрде, ул «атка атланып, бер әйләнеш ясады», диелә хәбәрдә.
Алдарак «Татар-информ» Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстанның Garaşsyzlyk орденын тапшыруын язган иде. Ил бәйсезлегенең 30 еллыгы белән төрекмән лидерын Россия Президенты Владимир Путин да котлады.
Төрекмәнстанның төп рәсми бәйрәме — Бәйсезлек көне (Garaşsyzlyk baýramy) 27 сентябрьдә билгеләп үтелә.