(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада пенсиянең уртача күләме 15475 сум икәнен әйтте. «Өлкән яшьтәге кешеләрнең төп кереме — пенсия. Татарстанда пенсиянең уртача күләме 15475 сум тәшкил итә. Пенсиясе яшәү минимумыннан кимрәк булганнар өстәмә федераль түләү ала. Кызганычка каршы, андый кешеләр дә бар. Өстәмә түләү федераль бюджеттан күчерелә», — диде Эльмира Зарипова Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр күпме кешенең пенсиясе яшәү минимумыннан кимрәк икәнен әйтмәде, ләкин аның презентациясендә 50,9 мең пенсионер өстәмә федераль түләү ала дигән мәгълүмат бар иде. Слайдта шулай ук 953,3 мең кеше картлык пенсиясе ала дип күрсәтелгән. Билгеле булганча , быел Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 8423 сум тәшкил итә.