(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлде, илдә 852 кеше вафат булды. Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр иткәнчә, бер тәүлектә Россиядә коронавирусның 21 559 яңа очрагы теркәлгән. Авыручыларның иң күбе Мәскәүдә (2541) һәм Санкт-Петербургта (1530), шулай ук Мәскәү (1450), Самара (586) һәм Воронеж (551) өлкәләрендә булган. Россиядә коронавирус инфекциясен профилактикалауга юнәлдерелгән прививка кампаниясе дәвам итә.