Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Песошин: Татарстан сәнәгатенең предприятиеләрне цифрлы үстерү өчен потенциалы зур

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда предприятиеләрнең цифрлы үсеше өчен зур потенциал бар. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Kazan Digital Week форумы кысаларында сәнәгатьне цифрлаштыру буенча Татарстан Хөкүмәте утырышында хәбәр итте. «Билгеле бер казанышларга ия булган сәнәгатьнең, тулаем алганда, предприятиеләрне цифрлы үстерү өчен тагын да зуррак потенциалы бар. Безгә хәрәкәт итәрлек урын бар. Һәм бу юнәлештә актив һәм планлы эш көтелә», — диде Песошин. Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, тармак үзенчәлекләрен исәпкә алып, республикада предприятиеләрнең цифрлы трансформациясен нәтиҗәле тәэмин итү өчен төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә комплекслы һәм эзлекле чаралар күрергә кирәк. Шул ук вакытта ул сәнәгать тармакларының цифрлы трансформациясе «предприятиеләрнең үзләренең һәм хезмәткәрләрнең тиешле компетенцияләренең цифрлы өлгереше» югары дәрәҗәдә булмаса мөмкин түгел, диде ул. «Без аңлыйбыз, оптималь булмаган процессларны „цифрага“ күчерү безнең өчен көтелгән нәтиҗәне беркайчан да бирмәячәк. Биредә икътисадның яңа цифрлы моделен үстерү өчен уңай шартлар тудырып, идарә һәм җитештерү практикаларын аңлы рәвештә үзгәртергә кирәк», — дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Алексей Песошин сүзләренчә, «Татнефть» һәм «ТАИФ», шулай ук «КАМАЗ» кебек предприятиеләр Татарстанда җитештерүне цифрлаштыру мәсьәләләрендә алга киткән. Бу предприятиеләр цифрлы киңлекне системалы рәвештә һәм нәтиҗәле үзләштерә, дип ачыклык кертте Татарстан Премьер-министры.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus