(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Быел уңыш узган елгыдан азрак булачак, дип белдерде бүген РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда. Аның сүзләренчә, илдә бөртеклеләрнең тулаем җыемы 127 миллион тонна булыр дип көтелә. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда әлеге күрсәткеч 133,5 миллион тоннага якын тәшкил иткән иде. «Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, бездә уңыш узган елдагы кебек рекордлы булмас дип уйлыйм, — диде дәүләт башлыгы. — Шулай да 127 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алачакбыз. Бу — бик яхшы күрсәткеч. Ул безнең эчке ихтыяҗларны да, хәтта экспорт потенциалын да тәэмин итә». ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан корылык аркасында быел 800 мең тоннага якын ашлык алып җиткермәскә мөмкин дип белдергән иде.