(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 13 августта Башкортстанның Зилаер, Зиянчура, Хәйбулла һәм Бөрҗән районнарына табигый янгыннар сүндерүдә ярдәм итү өчен мобиль волонтерлык штаблары төзү җиһазлары урнаштырылган автомобильләр килде «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, янгыннарны сүндерүдә булышу өчен волонтерлар туплау дәвам итә. 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге, сау-сәламәт булган һәркем ут белән көрәшүдә үз өлешен кертә ала. Ихтыяҗ булган очракта, мондый штаблар башка муниципалитетларда да оештырылачак. «Республика волонтерлык үзәге янгыннарны сүндерүдә ярдәм итүче волонтерлар эшен көчәйтүен дәвам итә. Район үзәкләрендә безнең волонтерлык үзәкләре янгыннар башланган вакыттан бирле эшли инде», - дип белдерде Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте Дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Яна Гайдук. Һәр мобиль штабка билгеләнгән координатор инструктаж үткәрәчәк, килгән волонтерларны азык-төлек, су, кирәк-яраклар, элемтә һәм медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк.