(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Чаллыда инде икенче ел рәттән контракт нигезендә хәрби хезмәткә егетләр җыю буенча югары күрсәткечләр күзәтелә. Әйтик, 2020 елда алар 50 кеше булса, быел инде 75кә җиткән, дип хәбәр итте Үзәк һәм Автозавод районнарының хәрби комиссары Рәшит Ильясов. Ул «Челнинские известия» газетасына биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, яшьләргә «бер ел казармада утыруга караганда, ике ел эшкә килгәндәй килү, хезмәт хакы алу күбрәк ошый, бу синең язмышыңны да билгеләргә мөмкин, чөнки Оборона министрлыгы һөнәрләрнең бөтен спектрына ия». Мисал өчен, Кара диңгез флотында контракт буенча хезмәт итүчеләрнең 75 мең сумга якын акча эшләү мөмкинлеге бар, дип белдерде Рәшит Ильясов. Сүзенең ахырында ул 2021 елда Чаллыда армиягә барудан качып йөргән бер егетнең хөкем ителүен әйтте.